Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты «Синең медицина өлкәсендәге адымнарың» профориентация проектын башлап җибәрә. Ул булачак абитуриентларга Россиянең теләсә кайсы медицина вузына кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлеге бирәчәк.
Проект "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале кысаларында тормышка ашырыла, ул Татарстанда 7-13 февральдә узачак.
Абитуриент өстәмә биш балл алу өчен түбәндәге адымнарны ясарга тиеш:
7 февральгә кадәр QR-код буенча чарага теркәлергә;
медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирергә;
Хирург Александр Вишневский турында видеофильм карарга;
Вишневский турында видеофильм буенча контроль сорауларга җавап бирергә.
Проект реализуется в рамках фестиваля «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах», который пройдет в Татарстане с 7 по 13 февраля.