Декабрь аенда йомгаклау иншасында "незачет" алган яки җитди сәбәпләр аркасында килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары 4 февральдә йомгаклау иншасы язачак. Татарстанның 24 районының 98 мәктәбеннән, барлыгы 161 укучы инша һәм 16 укучы изложение язачак.
Катнашучыларны йомгаклау иншасы үткәрелә торган урыннарга керүе 09.00 сәгатьтән башлана. Ул җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башлана. Иншаны язу озынлыгы 3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә. Катнашучылар мәктәптә бирелгән орфографик сүзлектән файдалана ала.
Йомгаклау иншасы БДИ тапшыруга керү өчен мәҗбүри булып тора.