2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында 5 яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Алар Чаллы, Чистай шәһәрләрендә, шулай ук Балтач, Зәй һәм Чирмешән муниципаль районнарында оештырылды.
Шулай итеп, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 183 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 2,5 мең кешене берләштерә. Катнашучыларның уртача яше 14. Һәр мәктәп урманчылыгында укучылар өчен теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрә торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениесеннән җитәкче-педагог һәм куратор бар.
Алар һәм куаклар утырту белән шөгыльләнәләр, урман массивларындагы чүп-чарны җыештыралар, кошлар өчен сыерчык оялары һәм җимлекләр эләләр һәм башка эшләр башкаралар.