Россия фәне көнендә, 8 февральдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Белем марафоны” узачак. Кунакларны Казанның алдынгы югары уку йортлары - КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ һәм КДАТИ галимнәре белән аралашу программасы көтә.
Чара Казан федераль университетының мәгълүмат сәясәте департаменты белән берлектә ТР Милли китапханәсе тарафыннан оештырылды.
Көн дәвамында Казанның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре китапханә мәйданчыкларында балалар һәм өлкәннәр өчен 14 лекция үткәрәчәк. Килүчеләр интерактив форматларда катнаша алачак: алар өчен мастер-класс һәм балалар өчен квиз оештырыла, фәнни паблик-ток, шулай ук алга таба фикер алышу каралган.
Милли китапханәдә «Белем Марафоны»на җиде күргәзмә әзерләгәннәр.