11 февральдә Казанда Рәмиев исемендәге IT-паркта "Фәнни алгарыш" премиясе ияләрен бүләкләү тантанасы узачак, анда 11 номинация буенча Татарстанның иң яхшы галимнәренең хезмәтен билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.