Татарстанда мәктәпләрне һәм көллиятләрне капиталь ремонтлау барышын бәяләделәр

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Татарстанның кайбер районнарында уку йортларына капиталь ремонт эшләре  башланган инде. "Бердәм Россия" вәкилләре партия халык программасы кысаларында модернизацияләнә торган мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә булдылар.

Яр Чаллыда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, Автоград шәһәр советы депутаты Эдуард Панфилов һәм шәһәрнең Үзәк районы башлыгы Фидарис Хәбибуллин составындагы бердәмроссиялеләр Яр Чаллы политехник көллиятенең тулай торагына капремонт барышы белән таныштылар.

Арчаның 1нче мәктәбендә дә ремонт башланды. Ел башыннан биредә «Мәгарифне үстерү» федераль программасы кысаларында эшләр башланган.

Лениногорскида исә сәламәтлек  буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 14 нче мәктәпне яңарту башланганы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International