2026 елның 2 февралендә урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды, шул исәптән БДИда катнашу өчен.
БДИ тапшыру өчен уку предметларын сайлау чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан югары уку йортларына керү өчен кирәкле керү сынаулары исемлеген исәпкә алып билгеләнә.
2 февральдән соң имтиханнарда катнашу турындагы гаризаларда күрсәтелгән уку предметларының исемлеген документаль расланган нигезле сәбәпләр (авырулар яки башка хәлләр) булганда гына үзгәртергә (тулыландырырга) мөмкин.