Февраль аенда мәктәпләрдә тәнәфес вакытында патриотик җырлар һәм көйләр яңгыраячак

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Укучылар февраль аенда  совет хитларын да, заманча җырларны да ишетәчәкләр.

Мәктәпләрдә  тәнәфескә чакырып  «Защитники России» , «На побывку едет молодой моряк»,  «Экипаж - одна семья»,  «Я голосую за жизнь» һ.б  җырлар һәм көйләр яңгыраячак.

Ватанны саклаучылар бәйрәме белән беррәттән, "Шалтыратулар урынына мелодия" проектының февраль программасы Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә (2 февраль) һәм Россия фәне көненә (8 февраль) туры китерелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, проект Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International