Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне белән котлавы

2026 елның 7 феврале, шимбә

Хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр-эзләнүчеләр, укытучылар һәм  язмышларын  фәнгә багышлаучылар!

Сезне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Россия фәне көне белән чын күңелдән котлыйм!

Татарстан Республикасы үзенең фәнни казанышлары белән горурлана ала. Узган елда без нефть химиясе һәм материаллар өйрәнү өлкәсендә, биомедицина һәм фармакологиядә, IT һәм робототехникада, агротехнологияләрдә гаҗәеп  нәтиҗәләргә ирештек.

Яшь галимнәр  безнең  горурлыгыбыз: Татарстан студентлары һәм аспирантлары даими рәвештә бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңү яулыйлар, кыю идеяләр тәкъдим итәләр һәм яңа  ачышларга нигез салалар.

Сезнең хезмәтегез - Татарстанның киләчәгенә инвестиция ул.

Хөрмәтле фән  ветераннары, сезгә зирәклеклегегез, остаз булуыгыз һәм традицияләрне саклап калуыгыз өчен, гамәлдәге тикшеренүчеләргә – кыю идеяләрегез  һәм тугрылык өчен, яшь галимнәргә - энергия, креативлык һәм иртәгәге көн өчен җаваплылык алырга әзер булуыгыз  өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә яңа фәнни алгарышлар һәм патентлар, уңышлы грантлар һәм халыкара коллаборацияләр, сәламәтлек, иминлек  һәм уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International