Россиядә илкүләм проектка ярдәм йөзеннән экология буенча онлайн-олимпиада старт алды

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2026 елның 3 февраленнән 2 мартына кадәр Учи.ру  белем бирү платформасында  әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы уза. Чара «Экологик иминлек»илкүләм  проектына ярдәм йөзеннән оештырылган.

Оештыручылар 1-11 сыйныф укучылары табигатькә сакчыл карарга өйрәнерләр һәм уйлап куллану нигезләре турында белерләр дип өметләнәләр. Олимпиада катнашу  бушлай һәм барлык укучылар өчен дә ачык.

Олимпиадада катнашу өчен сайтта теркәлергә яки Учи.ру дан  логин һәм пароль белән керергә кирәк. Онлайн-олимпиадада катнашучыларның барысы да, биремнәрне үтәү нәтиҗәләренә карап, сертификат, грамота яки диплом, ә укытучылар – Рәхмәт хатлары алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International