«Киләчәкне сайлыйм» һөнәри юнәлеш проектының беренче сезоны кысаларында Татарстанның 1,5 меңнән артык укучысы төбәкнең 16 алдынгы сәнәгать предприятиесе буенча 60 экскурсиядә булдылар.
Инициатива үсмерләргә заманча һөнәрләр дөньясын күрергә мөмкинлек бирде. Проект партнерлар- машина төзелеше, радиоэлектроника, фармацевтика, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, нәшрият һәм энергетика предприятиеләре.
Оештыручылар бәяләвенчә, проект укучыларга тормыш юлын аңлы рәвештә сайлау һәм киләчәк карьера арасында төгәл бәйләнеш формалаштыруга мөмкинлек бирә, шулай ук табигый-фәнни һәм техник фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуын арттыра.
"Киләчәкне сайлыйм" - "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган социаль һөнәри юнәлеш проекты ("Энергия добра" конкурсы).