4 февральдә Казан федераль университетының "БЕЗ БЕРГӘ" балалар бакчасы базасында аутистик спектр һәм башка менталь тайпылышлар булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем бирү потенциалына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Чара инклюзив белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы Россия һәм чит ил экспертларын берләштерде. Конференция барышында катнашучылар РАСлы балалар белән эшләүче Татарстан мәктәпкәчә учреждениеләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Педагоглар өчен инновацион диагностик материалларга аерым игътибар бирелде. Казан шәһәре Идел буе районының 379нчы балалар бакчасы һәм КФУның "Без бергә" махсус коррекцион балалар бакчасы вәкилләре уникаль тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.