Көллият студентларын һәм укытучыларын «Минем гаиләдә һөнәр тарихы: суперпрофессиональ гаилә»Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

 «Минем гаиләдә һөнәр тарихы: суперпрофессиональ гаилә»Бөтенроссия конкурсы старт алды. Ул урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларны һәм  укытучыларны берләштерәчәк. Катнашу өчен  гаризаны 2026 елның 30 июненә кадәр бирергә мөмкин. Ярышны Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы һөнәри белем бирүне үстерү институты оештыра.

 

Ярышлар яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, һөнәри династияләр тарихын таратуга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларга видеоролик, презентация яки буклет форматында үзләренең һөнәри династияләре һәм гаилә хезмәт традицияләре турында сөйләргә кирәк булачак. Аларга сайланган һөнәрнең тарихын һәм әһәмиятен чагылдырырга, аның гаилә кыйммәтләренең һәм буыннар дәвамчанлыгының нигезе булуын күрсәтергә тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International