2026 елның 2-4 февралендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасының рус телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен туган (татар) теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республиканың 35 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 321 укучы катнашты.
Олимпиадада катнашучыларның эшләрен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре һәм Казан педагогика көллияте укытучыларынан торган компетентлы жюри бәяләде.