МТС, цифрлы экосистема, яшьләр өчен РИИЛ тарифында яңа ЯИ-ассистент эшләтеп җибәрде. Татарстанлылар цифрлы ярдәмчесе белән үзләренең борчуларын уртаклаша, эмоциональ халәтне ничек яхшыртырга икәнен, шулай ук психология өлкәсендә күбрәк белә алачаклар.
Шәхси тема буенча ассистентка мөрәҗәгать итсәң, бот ачыклый торган өстәмә сораулар бирәчәк.
Әйтергә кирәк, бот рекомендация характерында һәм ул психологик ярдәмне тулысынча алыштырмый. ЯИ-ассистент менталь сәламәтлек буенча проблемалар булган очракта медицина киңәшләрен бирми.
Россиянең төрле өлкәләренә ясалма интеллект кертү "Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе" илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.