Яндекс Мәгариф ЯИ-робототехника буенча укыту программасын ача, анда теләсә кайсы яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдәге әзерлеге булган укучылар катнаша алачак. Программа кысаларында роботларны программалаштыру өчен бушлай онлайн-платформа һәм Яндекс лицейның көндезге түгәрәкләре ачык — шундыйларның берсе Яр Чаллыдагы «Кванториум»да эшли башлады.
ЯИ-робототехника — ясалма интеллект технологияләре өлкәсендәге иң перспективалы юнәлешләрнең берсе. Ул тирә-юньне кабул итә һәм анализлый ала торган, шулай ук реаль шартларда мөстәкыйль карарлар кабул итүгә сәләтле интеллектуаль роботлар һәм автоном системалар ясау белән шөгыльләнә.
Түләүсез түгәрәкләрдә 8-11 сыйныф укучылары укыячак. Дәресләрдә укучылар үз җайланмаларын программалаштыралар: ул тавыш командаларын аңлый, сенсорлар ярдәмендә пространствода ориентлаша, карта төзи һәм маршрут буенча йөри алачак. Уку өч ай дәвам итә - дәресләр атнага ике тапкыр. Укытуның йомгаклау этабы - хакатон, ул Мәскәүдә узачак.