Түбән Каманың әйдәүче белем бирү үзәге, Н. В. Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте (КНН) киләсе уку елы башына масштаблы реконструкциядән соң уку корпусы алачак. Шәһәрнең 60 еллыгына багышланган проект Татарстан Республикасы һәм СИБУР партнерлыгы кысаларында тигез шартларда гамәлгә ашырыла.
2017 елда КНН белән берләшкәнче нефть химиясе техникумы булган уку корпусында ремонт ярты гасырдан артык вакыт эчендә беренче тапкыр уздырыла. Проект нәтиҗәсендә 10 мең кв. метрдан артык мәйданда бина яңартылачак, шул исәптән 70 кә якын уку аудиториясе, шулай ук ашханә, актлар һәм спорт заллары. Инвестицияләрнең гомуми күләме 430 млн сум тәшкил итә.
Капиталь ремонт чорында уку процессына төзәтмәләр кертелде, дәресләр башка корпуста уздырыла.
Көллиятнең яңартылган инфраструктурасы кызыксынуны арттырырга ярдәм итәргә тиеш.