Түбән Каманың 36 нчы мәктәбендә укучылар хәрби хезмәткәрләр өчен исән калу беләзекләрен әзерлиләр. Инициатива волонтерлык эшчәнлегенең бер өлеше һәм педагоглар сүзләренчә, патриотик тәрбиянең мөһим элементы.
Исән калу беләзеге –аны кирәк булган вакытта сүтеп җибәрергә һәм бау буларак кулланырга мөмкин. Мондый эшләнмәләр махсус хәрби операция зонасында кирәк.
«Игелекле йөрәкләр» төркеме Түбән Кама мәктәпләрендә һәм балалар учреждениеләрендә даими рәвештә мастер-класслар уздыра. Эшләү дәверендә волонтёрлар һәм укучылар тарафыннан меңнәрчә «исән калу беләзекләре», коры душ комплектлары, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары өчен запас частьләр ясалган.