Россия халыклары бердәмлеге елында «Россия» милли үзәгендә тематик уен узачак

2026 елның 6 феврале, җомга

5 февральдә Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә «Знание.Игра» проекты кысаларында тематик уен узачак. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараны Россия «Знание» җәмгыяте РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырачак.

Уен онлайн-форматта узачак. Анда 12 яшьтән теләге булган һәркем катнаша ала. Шулай ук студентлар һәм яшьләр, Россиянең төрле халыклары, мәгариф һәм мәдәни бергәлекләр вәкилләре, шулай ук чит ил студентлары чакырыла. Моның өчен сылтама буенча керергә кирәк. Уен башлану вакыты - Мәскәү вакыты буенча 14:50.

Онлайн-катнашучылар өчен видеотрансляция оештырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International