Минзәлә шәһәренең "Шатлык" 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче София "Мир вокруг нас" тикшеренү эшләре һәм проектлары республика конкурсында җиңүче булды. Тәҗрибәле остаз Әдибә Сәидова җитәкчелегендә яшь тикшеренүче тәкъдим иткән проект, бертавыштан иң яхшы дип табылган .
"Мир вокруг нас" конкурсы "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда талантларын ачыклау һәм үстерүгә, фәнни эшчәнлек белән кызыксынуны формалаштыруга һәм әйләнә-тирә дөньяны тикшерүгә юнәлдерелгән. Чара яшь катнашучыларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын күрсәтү мәйданчыгы булды.