Татарстанның беренче «Кванториум» ы үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 7 феврале, шимбә

5 февраль көнне Чаллыда беренче “Кванториум” балалар технопаркы үзенең юбилеен билгеләп үтте: шәһәрнең ун мәктәбеннән 100 укучы, хөрмәтле кунаклар һәм укытучылар киләчәк буын өчен вакыт капсуласын активлаштырдылар.

10 ел - ул гади сан гына түгел - ул чынбарлыкка әверелгән ун еллык хыяллар. Чаллы «Кванториумында» Татарстанда инженерлар, уйлап табучылар, киләчәк лидерлары туганын расладылар.

Балалар технопаркы коллективы адресына Мәскәүнең  «Движение Первых» балалар һәм яшьләр хәрәкәтеннән, ИТ-парктан һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләү республика үзәгеннән һ.б.лардын котлаулар килде.

Ун ел эчендә «Кванториум» инновацион белем бирү эшчәнлеге белән Яр Чаллыны, республиканың алты районын - Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Менделеевск һәм Сарманны колачлады, барлыгы 48 меңнән артык укучы технопаркның төрле чараларында катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International