ЮНМ (ВШН) Алдынгы инженерлык мәктәбендә реагентларны төгәл бирү мөмкинлеге булган лаборатор бутагыч ( мешалка) эшләделәр

2026 елның 6 феврале, җомга

Югары нефть мәктәбенең (ВШН) Алгдыны инженерлык нефть мәктәбенең (ЦНТИ) Нефть промыселы химиясе лабораториясе белгечләре яңа файдалы модельгә - "Лаборатор бутагыч" уйлап чыгарганнар һәм патент алганнар.

Гамәлдәге лаборатор бутагыч еш кына   җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗә бирмәгән. Бу килеп чыга торган катнашмаларның  сыйфатын  һәм эксперимент тизлеген  киметә.

"Лаборатор кбутагыч куллану лаборатория тикшеренүләренең төгәллеген һәм нәтиҗәлелеген арттыра. Мондый эшләнмәләр нефть химиясендә генә түгел, ә фармацевтикада, биотехнологияләрдә һәм азык-төлек сәнәгатендә дә кулланыла ала. Бу зур булмаган, әмма технологик лидерлыкка мөһим адымнар",-дип билгеләп үтте Александр Дьяконов, Югары нефть мәктәбе ректоры, Алдынгы  инженерлык мәктәбе директоры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International