13-20 декабрьдә Татарстан Республикасында Идел буе федераль округының Интеллектуаль олимпиадасының муниципаль этабы узды. Анда төбәкнең 45 муниципаль берәмлегеннән 22 меңнән артык яшь талант катнашты.
Сәләтле яшьләрне ачыклау өчен мөһим мәйданчыкка әверелгән олимпиада укучыларның һәм студентларның интеллектуаль үсеше өчен уңай шартлар тудыруга, шулай ук аларны фәнни-инновация эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Ул "Яшьләр һәм балалар" һәм "Пилотсыз авиация системалары" илкүләм проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Катнашучылар биш юнәлештә ярыштылар.