Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе директоры Оборона министрлыгының ведомство бүләге белән бүләкләнде

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсен гражданлык позициясенең һәм чын патриотизмның ачык үрнәге булган кеше турында сөйләүдән башлады. Сүз 26 нчы гимназия директоры Андрей Сальников турында. Мэр хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операция башлану белән шәһәрнең һәм республиканың иң көчле мәгариф учреждениесе җитәкчесе көн саен төп эшеннән бушаган вакытта "Ремдизель" предприятиесенә килә, анда эшчеләр белән бергә хәрби техника җыюда катнаша.

Мэр сүзләренчә, аның хезмәте озак вакыт киң җәмәгатьчелеккә билгесез булып калган.

Предприятие җитәкчелеге кушуы буенча, шәһәр халкы үз геройларын белсеннәр өчен, бүләкне халык алдында тапшырырга карар кылынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International