Татарстан Республикасында 2026 елның 1 февраленнән 5 февраленә кадәр математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы һәм Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уңышлы тәмамланды. Чара "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Математик ярышлар ике көнлек форматта узды.
Киеренке интеллектуаль көрәш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Олимпиадаларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Саба һәм башка районнардан укучылар катнашты.