Татарстанда мобиль уеннар буенча мәктәп лигасын оештыралар

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстанда якын арада "Беренчеләр лигасы" мобиль уеннары буенча мәктәп лигасы эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр Хәрәкәте” җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Катнашучылар бишәр кешелек командаларда ярышачак. Сайлап алу этабына гаризаны теләге булган һәркем бирергә мөмкин. Беренче ярышлар Бөгелмә һәм Апас районнарында, Казанда һәм Чаллыда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International