Татарстан Рәисе Казан Кремлендә Татарстанның күренекле галимнәрен бүләкләде

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә күренекле галимнәргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм премияләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Россия фәне көне алдыннан узды.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада фән һәм техника өлкәсендә лаеклы дәүләт эшлеклеләре һәм галимнәре эшли. Соңгы елларда фәнни-мәгариф комплексы уңай динамика күрсәтә. Кайбер мөһим параметрлар буенча сизелерлек алга китеш булды.

"Фәнне финанслау күләме соңгы биш елда өч тапкырга артты. Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнүчеләр саны рекордлы санга җитте. Бу нәтиҗәләргә безнең инициативалар белән Россия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт һәм илнең фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә ирешелде, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International