Татарстан укучылары фронттагы хәрбиләргә 2 меңнән артык хат җибәргәннәр

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстан укучылары Бердәм Россия Яшь гвардиясенең «Солдатка хат» акциясендә катнаштылар һәм МХО сугышчыларына ике меңнән артык хат язып җибәрделәр. Алар фронтка 9 февральдә "Бердәм Россия" төбәк бүлеге әзерләгән гуманитар йөк составында барачак.

Хатларны Казанның 77, 112, 89 мәктәпләре, шулай ук кадет мәктәбе укучылары язды. Моннан тыш, Казан көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук Арча, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Биектау районнары укучылары да хатлар яздылар.

"Бердәм Россия" Ватанны саклаучыларга хатлар белән бергә 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм ( УАЗ автомобиле, госпитальләр өчен урын-җир әйберләре, шәхси гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, ут сүндергечләр һәм башка әйберләр) җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International