Татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика этабы тәмамланды

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

“Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 4 февральдән 6 февральгә кадәр рус телле мәктәпләрдә укучылар өчен (туган)татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Интеллектуаль ярышка Татарстанның төрле районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 170кә якын талантлы мәктәп укучылары килде. Катнашучылар татар әдәбиятын, милли мәдәниятне һәм телне тирән белүләрен күрсәттеләр.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча сигез җиңүче билгеләнде: Идрисова Лилия, Садыйкова Назифә, Галиәхмәтов Эмиль, Хәмидуллина Зөләйха, Хәйретдинова Исламия, Закирова Камилә, Кәримова Лилия һәм Хәсәнов Рәсил. Республиканың төрле муниципалитетларыннан 80 укучы призлы урыннар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International