5-11 сыйныф укучылары өчен тарих буенча бердәм дәреслекләр линейкасын 2026 елның 1 сентябренә әзерләү планлаштырыла. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, диелә “РИА Новости”да.
Аның сүзләренә караганда, киләсе уку елында мәктәпләрдә урта һәм өлкән сыйныфлар өчен тарих, шулай ук 9-10 сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча типик әдәбият кертеләчәк. 2028 елдан җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслек 11 сыйныф өчен дә барлыкка киләчәк. Параллель рәвештә табигый-фәнни фәннәр, рус теле һәм әдәбияты өчен шундый ук дәреслекләр булдыру буенча эш алып барыла, дип өстәде ведомство башлыгы Дәүләт думасының мәгариф комитеты утырышы барышында.