Быел Казанның 89 нчы мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

2026 елда Казанның 89 нчы мәктәбенә капиталь, шулай ук тагын биш мәктәптә азык-төлек блогына ремонт ясалачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

Администрация башлыгы хәбәр иткәнчә, узган елда өч мәктәп ашханәсендә 100 млн сумнан артыкка капиталь ремонт ясалган. Ә быел 129 млн сумлык тагын биш азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла.

Шулай ук урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә контроль-үткәрү пунктларын урнаштыру буенча да эш дәвам итәчәк. 2022 елдан башлап барлыгы сигез район мәктәбе КПП белән җиһазландырылган. Быел мондый пункт 170 нче лицейда барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International