Коммерциячел булмаган оешмалар балалар һәм яшьләр өчен патриотик чаралар уздыруга грант ота ала

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы патриотик юнәлештәге бөтенроссия, округ һәм төбәкара чараларны уздыруга субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алуга старт бирде. Федераль бюджеттан грантны коммерциячел булмаган оешмалар (казна учреждениеләреннән тыш) алырга мөмкин.

Грант алу өчен чаралар 500 меңнән дә ким булмаган катнашучыларны колачларга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс сайлап алуга гаризалар кабул итү 27 февральдә (Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә) тәмамланачак.

Конкурс сайлавы турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International