РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт думасының мәгариф комитеты утырышында катнашты. Ул мәгариф системасының 2025 елдагы эшенә йомгак ясады һәм 2026 елга төп юнәлешләр турында сөйләде.
Ведомство башлыгы мәгариф инфраструктурасын үстерү нәтиҗәләренә тукталды. 80 яңа мәктәп, биш балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 267 балалар бакчасына, 1 582 мәктәпкә, 82 көллияткә капиталь ремонт ясалган. 23 меңнән артык мәктәптә предмет кабинетлары җиһазландырылган. 2026 елда 73 объект төзү, 1 729 бинага капиталь ремонт ясау, 22 меңнән артык мәктәптә физика, ИЗО һәм музыка кабинетларын җиһазландыру планлаштырыла.
Сергей Кравцов искә төшергәнчә, 2025 елда 5-7 сыйныф укучылары тарих һәм җәмгыять белеме буенча яңа программаларга күчтеләр. Ведомство башлыгы өстәп әйткәнчә, киләсе уку елыннан 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр тарих буенча дәреслекләр линейкасы тулысынча кертеләчәк. 2025 елның 1 сентябреннән Мәгариф Министрлыгының бердәм дәрес буенча планлаштыруны регламентлаштыручы 704 номерлы боерыгы гамәлдә. Өй эше нормалары билгеләнгән, контроль эшләрнең саны киметелгән, программа һәм имтиханнарның эчтәлеге тәңгәлләштерелгән.
Илебездә белем бирүнең сыйфат күрсәткече булып мәктәп укучыларының халыкара олимпиадалардагы нәтиҗәләре кала: 2025 елда россиялеләр 44 медаль яулады, шуларның 33е алтын. Россия дөнья лидерлары өчлегендә.