Әгерҗедә 701 млн сумга 500 урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Әгерҗедә 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелешенә 701 млн сум акча юнәлдереләчәк. Тендер турында мәгълүматлар дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Мәктәп янында шулай ук мәгариф, спорт һәм мәдәни-ял итү инфраструктурасы булган күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Мәктәп һәм үзәк төзелешенең гомуми бәясе 1,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International