Татарстанда узган ел ятим балалар өчен 450 фатир сатып алганнар. Быел исә 641 фатир сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында хәбәр итте.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин быел ятим балалар өчен торак сатып алу өчен 600 млн сумнан артык акча бүленгән, дип өстәде.