"Тарихның данлы битләре. Герой мәктәпләре " төбәкара конференциясе бөтен Россиядән Геройлар исемнәрен йөртүче мәктәпләрне берләштерде

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

7 февральдә Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче мәктәптә "Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәпләре" фестивале үтте.

Катнашучыларның географиясе үзенең масштабы белән таң калдыра. Конкурска эшләр Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан (Чистай, Нурлат, Яр Чаллы, Актаныш, Сарман, Чүпрәле, Әгерҗе, Кама Тамагы, Лаеш, Ютазы районнары, Васильево, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Казан шәһәрләре) гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән-Мәскәү, Йошкар – Ола, Тыва Республикасы, Чабаксар, Лисичанск, Киров өлкәсе, Ульяновск, Чиләбе, Кызылдан килгән иде. Барлык катнашучыларны бер горур исем-Геройлар исемендәге мәктәп укучылары берләштерде.

Компетентлы жюри хөкеменә җиде тематик секциядә 121 эш тәкъдим ителде.

Иң яхшы эшләр 1, 2 һәм 3 дәрәҗә дипломнар белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International