Бүген Казанда Вахитов районының 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2026»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Шәһәрнең 6 укытучысы үзләренең һөнәри осталыкларын һәм мәгарифкә инновацион карашларын күрсәттеләр. Конкурсантлар ике сынауда көч сынаша.
Зона этабында җиңүчеләр үз районнарын республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү, алга таба Россиянең иң яхшы укытучысы исеме өчен көрәшү хокукына ия булачак.