Укучыларны интеллектуаль үстерү һәм яшь талантларны инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы узачак.
Олимпиада сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны ачыклауга, заманча технологияләр белән кызыксынуны стимуллаштыруга һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын үстерүгә юнәлтелгән.
Олимпиадада катнашу конкурсантларга актуаль технологик юнәлешләрдә үз сәләтләрен күрсәтергә, лидерлык сыйфатларын үстерергә һәм булачак һөнәри эшчәнлек өчен әһәмиятле гамәли тәҗрибә алырга мөмкинлек бирәчәк.