Татарстанда күп балалы гаиләләрдән булган 300 дән артык студент уку өчен түләүгә компенсация алды

2026 елның 13 феврале, җомга

Татарстанда ссузлардан 325 студент уку бәясенең 30% ы өчен компенсация алды. Күпбалалы гаиләләрдән белем алучылар әлеге компенсациягә исәп тота ала, дип искәрттеләр республика Хезмәт министрлыгында.

Укуга килешү төзегән студентның яше 23 дә артмаска тиеш. Алучы Татарстанда даими яшәргә һәм салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләргә бурычлы булырга тиеш түгел.

Ярдәм чаралары «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International