Сергей Кравцов: «Бүген 3,5 миллионнан артык бала Россия халыкларының 76 телен өйрәнә ала»

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә онлайн-марафон узды. Аны Россия Федерациясе халыкларының туган телләре Федераль институты үткәрде.

Марафон 2026 елда Россия халыклары бердәмлеге елын ачучы гомуми белем бирү системасының беренче төп вакыйгаларының берсе булды.

Укытучылар балаларга берьюлы туган тел һәм рус телен үзләштерергә мөмкинлек бирә торган укытуның полилингваль модельләрен кулланалар. Кайбер төбәкләрдә , «Туган тел» предметыннан тыш, «Россия Федерациясенең дәүләт теле» дисциплинасы кертелгән, ә кайбер республикаларда укучылар 1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр туган телдә белем алырга мөмкин.

Россиянең күп санлы халыкларының телләре - башкорт, татар, чечен, авар һәм чуваш, шулай ук аз санлы халыкларның - удэгей, долган, ненец, нивх, һ.б. телләрен өйрәнәләр. Өстәмә белем бирү оешмаларында 34 туган телне 47 меңгә якын бала үзләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International