Бүген Казан радиомеханика көллиятендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых җитәкчелегендә Дәүләт Думасы депутатлары делегациясе визиты узачак.
Визитның максаты: Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча федераль экспериментны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасының әзерлеген бәяләү һәм региональ икътисад ихтыяҗларына юнәлтелгән кадрларны әзерләүнең нәтиҗәлелеген тикшерү.
Делегация составында Ирина Белых - Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе, Ирина Ивенских - Комитет рәисе урынбасары, Владимир Желонкин - Россия Мәгариф министры урынбасары, Светлана Литвиненко - Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары, Татьяна Ларионова - Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты, Илсур Һадиуллин - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.