Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының базза мәктәбе булган 42 нче профильле лицейда-психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар өчен традицион булган IV ачык педагогик остаханәләр узды. Остаханә эшендә Яр Чаллы, Лениногорск һәм Әгерҗе районнарыннан 10 нчы психологик-педагогик сыйныфларда белем алучы 150дән артык укучы катнашты. Остаханәләр көндезге һәм дистанцион форматта узды. Трансляциягә Новороссийск һәм Әлмәт мәктәп укучылары кушылды.
Остаханәләрне ачу тантанасында катнашучыларны дәрәҗәле кунаклар – Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Наркиз Кашапов һәм башкалар сәламләде.
Профлицей мәйданчыгында җиде остаханә ачылды.
Һәр остаханә эше теоретик, практик һәм презентация этапларын үз эченә алган. Соңыннан профлицейның актлар залында нәтиҗәләр ясалды һәм мәктәп укучылары иҗат төркемнәре проектларын тәкъдир иттеләр.