Казанда укучыларның эмоциональ интеллектын үстерү өчен укытучылар әзерләүнең инновацион системасы турында фикер алыштылар

2026 елның 17 марты, сишәмбе

11-13 мартта Казан шәһәренең “Гаилә” 133 нче күппрофильле лицее базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Томск өлкәсенең губернатор Светленский лицее белән берлектә оештырылган уку семинары узды.

Чара 2023 елның 28 ноябрендә төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде һәм Россиянең танылган укытучысы, Россия Федерациясе Халык укытучысы, Томск өлкәсенең губернатор Светленский лицее директоры һәм эмоциональ белем бирү концепциясен булдыручы Александр Геннадьевич Сайбетдиновның уникаль авторлык методикасы буенча тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International