Илсур Һадиуллин: «Ел укытучысы» конкурсы укытучының абруен күтәрә

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Казанда «Россиянең ел укытучысы - 2026» бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар. Конкурс берничә этапны үз эченә алды: мәктәп, муниципаль, зональ, региональ һәм йомгаклау.

«Конкурсның зона этабы республиканың биш муниципалитетында 20 февральдән 13 мартка кадәр узды. Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында 62 педагог катнашты, шулардан 38 районнан “Ел укытучысы” номинациясендә 41 вәкил һәм “Педагогик дебют” номинациясендә 20 районнан 21 вәкил - диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Татарстанда «Россия ел укытучысы - 2026» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче булып 26 яшьлек Илья Тарасов танылды. Ул Казанның Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Тантанада шулай ук "Татарстан ел тәрбиячесе - 2026" исемен дә атадылар. Төбәк этабында Казанның 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International