Россиянең мәгариф министрлыгы «СПО – сила единства!» акциясен башлап җибәрә.

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Һөнәри белем бирүне үстерү институты белән берлектә, «СПО – сила единства!» бөтенроссия акциясен башлап җибәрә. Акция РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган һәм декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты - гомумроссия гражданлык тәңгәллеген һәм ил халыклары бердәмлеген ныгытуда урта һөнәри белем бирү системасының мөһим ролен ассызыклау.

Акциядә катнашуга көллият һәм техникум студентлары, укытучылар, җитештерү осталары, идарә командалары, чыгарылыш укучылары һәм эш бирүчеләр чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International