Татарстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын билгеләделәр

2026 елның 24 марты, сишәмбе

2026 елның 16-19 мартында Казан шәһәренең “Адымнар - белемгә һәм бердәмлеккә юл” полилингваль комплексы базасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.

Анда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларыннан (Алексеевск, Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман, Чаллы һәм Казан шәһәрләре) 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Зона этабында иң күп балл җыйган 11 укытучы һәм Россия Федерациясенең 11 субъектыннан конкурсның читтән торып этабын уңышлы үткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр:

Курамшина Резидә Зөфәр кызы-Казан ш., Совет районының «11 нче күппрофильле лицей» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең туган(татар) тел һәм әдәбияты укытучысы;

Галиуллина Венера Мирхәт кызы- Башкортстан Республикасы Илеш районы Иске Күктау авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International