Казанда җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

2026 елның 27 мартыннан 3 апреленә кадәр “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.

Олимпиадада 400 укучы, аларны озатучы 107 кеше катнаша. Олимпиада биремнәрен 42 кешедән торган жюри бәяләячәк.

Олимпиаданы ачу тантанасы 27 мартта 16.00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка бару» полилингваль комплексының актлар залында (Бондаренко ур., 32) узачак.

Олимпиада 3 турда узачак: 28 мартта беренче тур (язмача), 29 мартта икенче тур (язмача), 30 мартта өченче тур (телдән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International