Сферум бөтен ил буенча мәктәп, көллият укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен «Пульс образования» һөнәри бергәлеген башлап җибәрә. Ул мәгариф системасын үстерүгә бергәләп өлеш кертергә әзер булган актив һәм кызыксынучы профессионалларны берләштерергә тиеш.
«Пульс образования»дә катнашучыларны уникаль ябык чаралар һәм төрле өлкәләрдәге экспертлар белән очрашулар , Россиянең иң яхшы мәгариф үзәкләрендә цифрлы сервислар булдыру кысаларында эшләүчеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булган стратегик сессияләр көтә.
Бергәлек кысаларында шулай ук төрле төбәкләрдәге коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу һәм реаль педагогик бурычлар өстендә уртак эш алып бару күздә тотыла. Ел ахырында бергәлекнең иң актив катнашучылары цифрлы белем бирү сервисларын үстерүгә керткән өлеше өчен ел саен үткәрелә торган «Сферум лидеры» премиясендә катнаша алачак.