Татарстанда егерменче «Дети рисуют страну» балалар рәсемнәре конкурсы старт алды

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстанда «Дети рисуют страну» балалар иҗатының 20 нче республика конкурсы старт алды. Оештыручылар “Татарстан” ДТРК, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бердәм Россия” ВППның Татарстан бүлеге, ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ.

Быел яшь катнашучыларга дүрт тема тәкъдим ителде: «Россия халыклары бердәмлеге елы», «Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы», «Без - имин юллар өчен» һәм «Фән» темасы. Соңгы номинациядә балалар рәсемдә цифрлаштыру принципларын, ясалма интеллект һәм фәнни тикшеренүләрнең мөһимлеген күрсәтә алачак.

Конкурсның беренче этабы 2026 елның 18 маена кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәләре, мәгариф бүлекләре һәм экспертлар белән берлектә, иң яхшы эшләрне сайлаячак һәм аларны Казанга Эксперт советы бәяләмәсенә җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International