24 мартта Мәскәү көллиятләре форумында профориентация буенча Бөтенроссия эксперт советының IV киңәйтелгән утырышы булды. Сәламләү сүзе белән РФ мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итте. Ул мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш эшен үстерү турында сөйләде.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы укытучыларга һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ведомствоның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр яшьләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшенең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алдынгы тәҗрибәләрне Севастополь шәһәре губернаторы урынбасары Игорь Михеев һәм Калуга өлкәсе губернаторы урынбасары Ирина Агеева тәкъдим итте.